Комсомол район татар балалары олимпиадаларда катнашу буенча аналитик язма

Район күләмендә үткәрелгән 25 фәннән үткәрелгән олимпиадада 376 укучы призлы(1-3 ) урыннар алган, шуннан районның төрле мәктәпләрендә татар милләтеннән  булган укучылар 72 призлы урыннарга лаек булганнар, алар арасында Тукай урта мәктәбеннән 26 урын, Урмай урта мәктәбеннән 13 урын, Чурачык урта мәктәбеннән 13 урын, Шептах урта мәктәбеннән 4 урын, Шырт, Комсомолның 1нче, 2 нче урта мәктәпләреннән 3әр урын, Чичкан төп мәктәбеннән 7 урын. Монда чуваш һәм татар телләре һәм әдәбиятлары, башлангыч класслар буенча үткәрелгән уеннар керми.

Шулар арасыннан Тукай мәктәбеннән 9 класс укучысы Җамалетдинов Айнур : 6 фәннән, Урмай урта мәктәбеннән 9класс укучысы Гималдинова Айгөл 4 фәннән, Чурачык урта мәктәбеннән 10класстан  Муллина Айгөл, Тимрукова Дилә һәм Динә 3әр фәннән, Шептах урта мәктәбеннән 9 класс укучысы Гибатдинова Диана 3 фәннән, Комсомолның 1№лы урта мәктәбеннән 11 класс укучысы Минибаев 3 фәннән, Чичкан төп мәктәбеннән Муллин Айнур 3 фәннән призлы урынга лаек булганнар. Беренче урыннарның 13се татар балалары исәбендә. Шул ук вакытта бу укучыларның күбесе Чувашстан республикасы татар милли-мәдәни автономиясе оештырган "Көмеш каләм” бәйгесендә катнашырга вакыт табалар.