"Дуслык" ансамбле Татар Сыгыты авылында

Соңгы вакытта Чичкан авылы үзешчән сәъгате гөрли дисәңдә була. МБОУ ДОД" Комсомол сәнъгат мәктәбе" Чичкан авылы структурасында укучылар һәм укытучылар "Дуслык" ансамбле булып оешып республик күләмендә фестиваль-конкурслада  уңышлы гына катнашып киләләр, яңа үрләр яулыйлар. Үткән ел Йошкар-Ола шәһәрендә катнашып лауреат исеме белән  призлы урында алып элгерделәр. Репертуарларында халкыбызның җырлары һәм биюләре.
Әле менә шушы көннәрдә "Дуслык" ансамбле Батыр районы Татар Сыгыты авылында зур концерт биреп кайттылар. Т.Сыгыты авылы   концертка Чичкан авылы артистларына ышанмыйча килгән булсалар, концерт беткәчтен хәйран калганнарын һәм тагын да зур тулы залларда көтеп калуларын белдергәннәр. Балалар белән бергә ансамбельнең җтәкчеләре Альмира Һидиятуллина һәм Сергей Просвирнов үзләре дә җырладылар, ямь өстенә ямь өстәделәр. Шундый ансамбельнең булуына сөенәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар!